Яңа Чишмәдә “Татарстан – нык гаиләләр территориясе” республика акциясе булды

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

Яңа Чишмәдә Татарстан – нык гаиләләр территориясе” республика  акциясе булды, ул “Нечкәбил-2018” конкурсы һәм “Гаилә елы”   III Бөтенроссия конкурсының сайлап алу турларын үткәрү кысаларында уза. Акциянең оештыручысы –   «Гаилә канаты астында» («Под крылом семьи») оешмасы. Чараны сәламләү сүзе белән Яңа Чишмә муниципаль районы  башлыгы В.М. Козлов ачты. Яңа Чишмә ЗАГСы бүлеге бәйрәмгә гаилә тормышы юбилярларын чакырган иде.   Татарстанда “Нык гаилә“ партия проектының иҗтимагый советы рәисе Изольда Жуйкова бер-берсен ярату һәм бер-берсенә бирелгәнлек үрнәге булып торучы гаиләләрне котлады. Юбилярлар, шулай ук тәрбиягә алган гаиләләр  федераль партия проектыннан “Нык гаилә” дипломнары, Яңа Чишмә районыннан һәм бәйрәмне оештыручыдан бүләкләр белән билгеләп үтелделәр. “Нечкәбил” конкурсының сайлап алу турында республиканың сигез районы гаиләләре катнашты: алар үзләренең гаиләләрен тәкъдим иттеләр, казанышлары, гаилә тарихлары турында сөйләделәр. Безнең районнан анда Урманасты Шунталысы авылы мәдәният йорты директоры Вәлиева Земфира Ислам кызы катнашты. "Нечкәбил" конкурсының киләсе сайлап алу туры 29 майда Алабуга шәһәрендә булачак.

Яңа Чишмә районы башлыгы В.М.Козловка җылы каршы алганы һәм чараны бик әйбәт оштырганы өчен рәхмәт әйтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International