Алексеевскида билбау көрәше буенча ТР чемпионаты ачылды

2018 елның 25 мае, җомга

  Алексеевскида билбау көрәше буенча ТР чемпионаты ачылды.

24 майдан 26 майга кадәр 1 нче Спорт комплексында Татарстанның 35 районыннан килгән  өч йөздән артык спортчы Татарстан Республикасы чемпионы исеме өчен көрәшәчәк.

 

Чемпионатта катнашучыларны Алексеевск районы җитәкчесе Сергей Демидов сәламләде. Ул спортчыларга уңышлар теләде, Бөтенроссия ярышларында һәм Халыкара аренада уңышка ирешкән Алексеевск көрәшчеләрен бүләкләде.

Билбау көрәше федерациясенең башкару директоры Хәбир Хәбибуллин спортчыларга намуслы көрәшүләрен теләде.

– Бүген без Зәйдә үтәчәк Россия чемпионатына сайлап алабыз. Шуннан соң билбау көрәше буенча дөнья чемпионатын Казан кабул итәчәк. Сезгә уңышка ирешүегезне һәм. дөнья чемпионатында Россия җыелма командасын тәкъдим итү мөмкинлеген яулавыгызны телим, – диде Хәбир Сабир улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International