Нурлатта олы яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә мәсьәләләре буенча Алексеевск районы вәкилләре катнашында зона семинары булып узды

2018 елның 26 мае, шимбә

25 майда “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында олы яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә мәсьәләләре буенча  зона семинары булып узды.

 Семинарда Алексеевск, Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә, Спас, Чистай һәм  Нурлат районнарының социаль хезмәт вәкилләре һәм тәрбиягә алган  гаиләләрдән ярдәмчеләр катнашты.  Олы яшьтәге кешеләрне караганда килеп туа торган сорауларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Оксана Терентьева, Нурлат үзәк район хастаханәсе табиб-терапевты Ольга Мельникова һәм социаль иминият фонды 12 нче филиалының баш белгеч-вәкаләтле вәкиле Валентина Насыйбуллина җавап бирде. Нурлат халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Эльмира Хәммәдиева учреждениедә олы яшьтәге кешеләр белән гамәлгә ашырыла торган яңа эш алымнарын тәкъдим итте.
Семинарның икенче өлешендә психолог  Светлана Белорусова арт-терапия дәресе үткәрде, әлеге дәреснең максаты үз гаиләсенә олы кешене алган ярдәмчеләрне аларның буш вакытларын үткәрү ысулларына өйрәтү иде. Өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге медицина хезмәткәрләре өйдә олы кеше белән ясарга мөмкин булган физик күнегүләр комплексын, үз-үзеңә массаж ясау элементларын күрсәттеләр, сулыш гимнастикасы ясадылар.
Семинар барышында катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, яңа белем һәм практик күнекмәләр алдылар, алардан файдалану  гаиләләренә олы яшьтәге кешеләрне алган гаиләнең тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International