ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

2019 елның 24 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

24 гыйнварда көндезге 2 нче яртыда  «Торак-коммуналь киңәшләр” программасы туры эфирда булачак, анда махсус кунак Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең килешүләрне дәүләт  теркәве  һәм  физик затларның хокуклары күчү бүлеге начальнигы Галина Гончарова катнашачак.

 

Зур Тигәнәле авыл җирлегендә Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Наил  Мөхәммәтшин катнашында узган хисап җыелышында елга йомгак ясалды.

 

 


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Чулман  елгасында “Юл төзүчеләр” паркыннан ерак та түгел ТРның биологик ресурслар буенча  дәүләт комитетының штаттан тыш инспекторлары 50 гә якын  бәке борауладылар. Алар моны су астына кислород җибәрү һәм балыкларның үлүенә юл куймас өчен эшләделәр. Моның өчен борауланган бәкеләргә камыш сабаклары куела.

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава.


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Сахаровка авыл җирлегендә  хисап җыелышы булып узды. Елга йомгакны  район башлыгы Сергей Демидов рәислегендә ясадылар. Авыл җирлеге башлыгы Людмила Шаброва  үзенең докладында  авыл тормышының бөтен төп өлкәләренә кагылып үтте.

 

 17 гыйнвардан 19 ына кадәр   Базарлы Матак бистәсендә малайлар һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча беренчелек булып узды

Россия Почтасы “Үзеңнең зәңгәр төстәге ишегеңне ач”  («Открой свою Дверь синего цвета») балалар иҗат конкурсының башлануы турында хәбәр итә, анда җиңүчеләр   2019 ел дәвамында Артек лагерьларының почта комиссарлары булу мөмкинлеге алалар.

Эш атнасы эшлекле дүшәмбедән башланды.  

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында" Федераль законның 1 нче статьясына үзгәрешләр кертү хакында"гы 2018 елның 25 декабрендәге 481-ФЗ санлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 11 280 сум тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International