24 гыйнварда көндезге 2 нче яртыда «Торак-коммуналь киңәшләр” программасы туры эфирда булачак, анда махсус кунак Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең килешүләрне дәүләт теркәве һәм физик затларның хокуклары күчү бүлеге начальнигы Галина Гончарова катнашачак.
Дәүләт теркәүчесе телевизор караучыларга килешүләрне куркынычсыз итәргә булышачак хокук механизмнары, күчемсез милек сатып алу алдыннан нәрсәгә игътибар бирергә, нинди документларны тикшерергә кирәклеге һ.б.лар турында сөйләячәк.
Галина Гончарова шулай ук якларга кайчан исәп-хисап ясарга – сатып алу-сату килешүләрен теркәгәнгә кадәрме, әллә теркәгәннән соңмы икәнлеген аңлатачак.
Шуның белән бергә һәр телевизор караучы үзен дулкынландыручы сорауны бирә алачак. Моның өчен программаның туры эфиры кайнар линиясе телефонының номерын (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55) гына җыярга кирәк.
Программаны 2 нче яртыдан 2 гә кадәр карагыз, кабатлап кичке 4 нче яртыда һәм 8 нче яртыда, шимбә көннәрендә - кичке 7 нче яртыда, якшәмбе көннәрендә көндезге 2 нче яртыда
күрсәтеләчәк.