Россия Почтасы “Үзеңнең зәңгәр төстәге ишегеңне ач” («Открой свою Дверь синего цвета») балалар иҗат конкурсының башлануы турында хәбәр итә, анда җиңүчеләр 2019 ел дәвамында Артек лагерьларының почта комиссарлары булу мөмкинлеге алалар.
Конкурс “Артек” яшьләр-балалар үзәге федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе үткәрә торган “Зәңгәр төстәге ишек” тематик белем бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында игълан ителде. Программа 2018 елның май аенда старт алган иде. Артек лагерьлары арасында почта алмашучы, дөньяда бердәнбер балалар почтасы нигезе булып торучы почта комиссарлары – артеклылар хәзер Россиянең 41 төбәгеннән 150 дән артык булдылар. Проект кысаларында илнең төрле почмакларында яшәүче төрле яшьтәге 25000 нән артык артеклы арасында уникаль Артек открыткалары белән алмашу саклана.
2019 елда унбиш Артек сменасының һәркайсында 10-15 почта комиссары - “Үзеңнең зәңгәр төстәге ишегеңне ач” иҗат конкурсында җиңүчеләр барлыкка киләчәк. Конкурста катнашучылар – 14-16 яшьлек балалар - үз көчләрен түбәндәге номинацияләрдә сынап карый алачаклар.
“Артекның почта маркасы” номинациясе. Әлеге номинациядә конкурста катнашучы Вконтакте, Facebook, Instagram, Youtube с хэш-тегами #дверьсинегоцвета и #почтароссии челтәрләрендә ачык профильдә һәм бөтен кеше кереп карарлык җирдә теләсә нинди техникада башкарылган һәм Артекның 100 еллыгына, шулай ук Артек почтасының роленә һәм Артек тормышында почта комиссарларына багышланган почта маркалары эскизларын урнаштыра ала. Бер эш кысаларында кимендә 3 элемент – рәсемнәр, дизайн карарларын, коллажларны һ.б.ларны урнаштырырга була.
“2119 ел почтальонына минем хатым” номинациясе. Бу номинациядә катнашучы ачык профильдә һәм бөтен кеше кереп карарлык җирдә Вконтакте, Facebook, Instagram, Youtube с хэш-тегами #дверьсинегоцвета и #почтароссии челтәрләрендә Россия Почтасының киләчәктәге хезмәткәренә хат кебек рәсмиләштерелгән текст эшен урнаштыра. Эшнең стилистикасы һәм художество ягыннан бизәлеше - катнашучының үз ихтыярында.
“Мин иң туры килә торган кандидатура!” номинациясе. Әлеге номинациядә конкурста катнашучы PowerPoint форматында vesti @ russianpost . ru электрон адресына үзенең шәхси сыйфатлары турында презентация җибәрергә тиеш, ул, катнашучы фикеренчә, аңа Артек лагерьларының берсендә почта комиссары вазыйфасын бик яхшы үтәргә булышачак. Презентация текст та, фото да булырга мөмкин. Әлеге конкурста җиңүчеләр, Артекка килеп, Артек, Россия почтасы һәм Кырым почтасы уртак проектында катнашачаклар, бу проект почта һөнәрләрен популярлаштыруга һәм яшь буынга һөнәри ориентация бирүгә юнәлдерелгән. Артек базасында проект кысаларында беренче һәм бүгенге көндә дөньяда бердәнбер Артекның тугыз лагере арасында почта аша җибәрелә торган әйберләрне алмашу өчен балалар почтасы оештырылды һәм уңышлы гына эшләп килә. Балалар почтасы эшлекле уен форматында, анда иҗат конкурсларында җиңүчеләр, приз юлламалары отучылармахсус Артек почтальоннары – почта комиссарлары ролен уйнаячаклар.
Былтыр үзен уңышлы күрсәткән “Зәңгәр төстәге ишек” тематик программасы Артек һәм Россия почтасы уртак тырышлыгы белән киңәйтелә һәм яңа сыйфат стадиясенә күчә, моның беләндистәләрчә мең яшүсмерне актив тормыш белән яшәргә җәлеп итә.
Конкурс турындагы Нигезләмә, катнашуның тулы кагыйдәләре «Артек» www.artek.org Халыкара балалар үзәге сайтында «Тематик партнерлар/ Россия почтасы» өстәмә битендә бастырылган.
Мәгълүмати белешмә
Россия почтасы - федераль почта операторы - РФ стратегик
предприятиеләре исемлегенә керә. Бөтен ил буйлап 42 мең бүлекчәне үз эченә ала һәм иң зур хезмәт коллективларының берсен – 350 меңгә якын почта хезмәткәрен берләштерә.
Россия почтасы ел саен 2,5 млрд.ка якын хатлар һәм исәп-хисапларны (аларның 1 миллиарды – дәүләт органнарыннан) кабул итә. Россия почтасы Россиядә 20 млн.га якын мөштәригә хезмәт күрсәтә һәм 365 млн.нан артык посылканы эшкәртә, ел саен 1 млрд. данә вакытлы матбугат китерелә. Россия почтасы аша уза торган транзакцияләрнең (пенсияләр, түләүләр һәм акча күчерүләр) еллык күләме 3,2 триллион сумга якын тәшкил итә. Россия почтасының 2017 елда сатудан кергән акчасы 8,1%ка (13,3 млрд.сум) артты һәм 178,1 млрд. сум (2016 елда 164,8 млрд. сум иде) тәшкил итте.