Авыл җирлегендә хисап сессиясе

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Сахаровка авыл җирлегендә  хисап җыелышы булып узды. Елга йомгакны  район башлыгы Сергей Демидов рәислегендә ясадылар. Авыл җирлеге башлыгы Людмила Шаброва  үзенең докладында  авыл тормышының бөтен төп өлкәләренә кагылып үтте.

 Үзара салым темасы турында да актив фикер алышу булды. Людмила Шаброва җыелган һәм арттырылган акчага башкарылган эшләр турында хәбәр итте. Авыл кешеләре әлеге программада актив катнашалар, чөнки алар туган якларының ничек үзгәреп, матураеп китүен күреп торалар. Быел  җыелачак акчага юллар төзеләчәк, юллар һәм урам яктырткычлар карап тотылачак, янгынга каршы гидрантлар куелачак.

 Сөт һәм ит продукциясен сату -  тагын бер мөһим мәсьәлә. Людмила Шаброва биштән ким булмаган сыер асраучы  биш гаиләне мисал итеп китерде. Сүз уңаеннан әйткәндә,  мөгезле эре терлекләр сатып алуга һәм асрауга субсидияләр арттырылды.

Авыл җирлеге башлыгы район җитәкчелегенә юлларны кардан вакытында чистарттырганы өчен рәхмәт әйтте.

Людмила Шаброва рәхмәт сүзләрен тагын төзекләндерү эшләрен алып барган актив авылдашларына да рәхмәт сүзләре җиткерде.

Авыл хуҗалыгы тармагы, ветинспекция, депутатлар корпусы, Эчке эшләр министрлыгы бүлеге вәкилләрен тыңладылар.

 Авыл кешеләре район башлыгына су сыйфатын күтәрү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр. Сергей Демидов җирлек кешеләрен су белән тәэмин итү мәсьәләсе республика программалары кысаларында да, өстәмә финанслау чыганакларыннан да хәл ителә, дип ышандырды.
 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International