Эшлекле дүшәмбе йомгаклары

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Эш атнасы эшлекле дүшәмбедән башланды. Эчке эшләр министрлыгының бүлек начальнигы Вячеслав Яковлев   узган атнада гражданнарның хокук бозулары турында хәбәр итте. Сүз шулай ук авыл хуҗалыгы җирләрендә ашламаны тиешенчә сакламау, моңа юл куярга ярамау турында да чыкты.

 Контроль-хисап палатасының эше турында Валерий Сергеев бәян итте.

Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы йомгаклары турында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рифкат Сөләйманов  сөйләде. Район башлыгы Сергей Демидов  авыл башлыкларынннан кышкы чорда спорт мәйданчыкларын тиешле тәртиптә тотуны таләп итте.

 Профессиональ керемгә салым турында  башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Васильев сөйләде.

Бюджетның үтәлеше һәм үзара салым акчасы турында район финанс-бюджет палатасы рәисе Олег Леденцов хәбәр итте.

Район башлыгы Сергей Демидов, җыелган акчаның үтәлешенә контроль катгый булырга тиеш, дип хәбәр итте.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International