Алексеевскида балыкларның үлүенә юл куймау буенча чара үткәрелә

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Чулман  елгасында “Юл төзүчеләр” паркыннан ерак та түгел ТРның биологик ресурслар буенча  дәүләт комитетының штаттан тыш инспекторлары 50 гә якын  бәке борауладылар. Алар моны су астына кислород җибәрү һәм балыкларның үлүенә юл куймас өчен эшләделәр. Моның өчен борауланган бәкеләргә камыш сабаклары куела.

  • Бу урында һава  булмау аркасында балыкның һәлак булу ихтималы аеруча зур. - Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторы Сергей Самсонов.

Чарада шулай ук икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Васильев, янгын часте начальнигы Владимир Мишечкин, Лаеш балык заводы вәкилләре һәм “Бердәм Россия” партиясе актививистлары: җирле бүлекчә башкарма комитет җитәкчесе Мария Долганова һәм депутат Лилия Кашапова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International