ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Алексеевск бистәсенең Воскресенск чиркәвен  тагын бер образ бизәде: Россия Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин чиркәүгә бүләк итеп Афон иконаны күчереп язучылары башкарган  күп газаплар күргән сихәтләндерүче изге Пантелеимон иконасын тапшырды.

14
декабрь, 2012 ел
җомга
6 декабрьдә,  пәнҗешәмбе көнне, Алексеевск районының Зур Полянка картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкәт” фондыннан Гөлнара Садыйкова җитәкчелегендә делегация  килеп китте. Алар белән бергә Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт һәм соиаль яклау бүлеге  хезмәткәре Ольга Кладова да килгән иде.

12
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Узган җомгада  район балалар Думасы депутатлары һәм Балалар  иҗаты үзәге педагоглары “Кайгырту” приюты балалары янында кунакта булдылар.

5
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан башкаласында сентябрь урталарында башланып киткән һәм һәр шимбәдә оештырылган авыл хуҗалыгы шәһәр ярминкәләрендә безнең район да катнашты.
Туган як музее юбилеен бәйрәм итү районыбызда шушы эшне башлап җибәрүче, мәктәп һәм беренче район музеен  (аның коллекцияләре хәзерге туган як музее экспозицияләре нигезенә ятты) булдыручы танылган туган якны өйрәнүче В.И.Абрамовның  мемориаль тактасын ачу белән башланып китте.

29
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Узган җомгада Никахлашу сараенда ана капиталына сертификатлар тапшырылды.

26
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Пәнҗешәмбе көнне, 22 ноябрьдә “Кама” кинотеатрында “Бердәм Россия” партиясенең “Халыкара фестиваль кайтавазы-каршылыксыз кино” проектын тормышка ашыру кысаларында алексеевскилылар Казаннан килгән делегация белән очрашты.

23
ноябрь, 2012 ел
җомга
1 нче  спорт комплексының актлар залында, сишәмбе көнне, 20 ноябрьдә, партиянең  җирле бүлекчәсе “Бердәм Россиянең яшь гвардия” Бөтенроссия  җәмәгать оешмасы штабының хисап-сайлау конференциясе булды. Анда йөздән артык актив яшьләр, мәктәп, аграр колледж вәкилләре, район предприятие һәм оешмаларының эшче яшьләре катнашты.

21
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Якшәмбе көнне, 11 ноябрьдә, “Сәламәтлек” IХ авыл спартакиадасы кысаларында  булып узган авыл районнарының хатын-кызлар командалары  арасында баскетбол буенча ТР чемпионаты тәмамланды.
Сишәмбе, 13 ноябрь көнне, районның ике авылында халыкка хезмәт күрсәтү буенча яңа медицина пунктлары ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International