Сишәмбе, 13 ноябрь көнне, районның ике авылында халыкка хезмәт күрсәтү буенча яңа медицина пунктлары ачылды.
Сахаровка һәм Шәмә авылы кешеләренә уңыш елмайды. Яңа модульләр күзләрне тышкы яктан гына сөендерми. Ике фельдшер-акушерлык пунктын ачуда да катнашкан район башлыгы В. Козонков биналарда булдырылган уңайлы шартларны билгеләп үтте. Авыл кешеләренә мөмкин кадәр сирәк авыруларын, ә медицина хезмәткәрләренә халык сәламәтлеген сыйфатлы күзәтүләрен теләде. Шәмә авылында ФАП республика программасы буенча әле киләсе елда гына төзелергә тиеш булуын билгеләп үтү кирәк. Шәмәлеләр теләге, район җитәкчелеге һәм үзәк район хастаханәсе тырышлыгы үз эшен эшләде–медпункт үз ишекләрен вакытында ачты.