Пәнҗешәмбе көнне, 22 ноябрьдә “Кама” кинотеатрында “Бердәм Россия” партиясенең “Халыкара фестиваль кайтавазы-каршылыксыз кино” проектын тормышка ашыру кысаларында алексеевскилылар Казаннан килгән делегация белән очрашты.
Делегация составына ТР Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина һәм Рифат Гинибаев, ТРның мактаулы кинематографисты Владимир Елисеев, сценарист-журналист Елена Крайнова, “Бердәм Россия” партиясенең җирле башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Аржаков, “Крылья Барса” баскетбол клубы спортчылары Марат Рәхимов һәм Дамир Сабиров кергән.