6 декабрьдә, пәнҗешәмбе көнне, Алексеевск районының Зур Полянка картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкәт” фондыннан Гөлнара Садыйкова җитәкчелегендә делегация килеп китте. Алар белән бергә Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт һәм соиаль яклау бүлеге хезмәткәре Ольга Кладова да килгән иде.
Гөлнара Фәрит кызы үзенең ярдәмчесе белән картлар йортына памперслар, медикаментлар һәм дымлы салфеткалар алып килгән иде. Бу чара 1 декабрьдән 10ына кадәр үткәрелә торган инвалидлар ункөнлегенә туры китерелде.