Узган җомгада Никахлашу сараенда ана капиталына сертификатлар тапшырылды.
Бу юлы мондый шатлыклы вакыйга Әниләр көненә туры китерелде, һәм дәүләттән өстәмә ярдәм алуга хокук бирүче документны тапшыруга ата-аналар үзләренең яңа туган сабыйлары белән килделәр. Павловлар һәм Барановлар гаиләсендә, мәсәлән, Максим белән Кирилл–өченче балалар, ә ирле-хатынлы Парамоновлар, Деминнар һәм Голубевларның кызлары Анастасия, Алена һәм уллары Родион–икенче балалар. Үзләренең шундый яшь булуларына да карамастан, аларның һәркайсы инде Татарстан һәм Россия гражданнары булып торалар, нәкъ менә шуңа күрә бу көнне алар хөрмәтенә беренче тапкыр Россия Федерациясе Гимны яңгырады.