Якшәмбе көнне, 11 ноябрьдә, “Сәламәтлек” IХ авыл спартакиадасы кысаларында булып узган авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында баскетбол буенча ТР чемпионаты тәмамланды. Уеннар 1нче Алексеевск урта мәктәбенең 1нче спорт залында узды, аларда 11 команда катнашты.
Өч көнлек турнирдан соң финал матчларында катнашучыларның хәле бетеп килә иде инде. Кагыйдә буларак, көчен туплаганнарның җиңүгә өметләре дә күбрәк була. Күтәренке кәеф һәм тренерларның күрсәтмәләрен үтәү дә мөһим.