ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 6 декабрендә Алексеевск муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары арасында VI Спартакиада кысаларында өстәл теннисы буенча беренчелек үткәрелде.


5
декабрь, 2014 ел
җомга
3 декабрьдә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Бер көн элек район үзәгенең 1нче мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган сугышчыларның истәлеген хөрмәтләп искә алдылар.
Предприятиеләр һәм оешмалар арасында VI Спартакиаданың VIII этабында – волейбол буенча ярышларда иң көчле район командалары көрәште.
2014 елның 9 декабрендә иртәнге 10да Алексеевск муниципаль районының район Советы бинасында “2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлаштырылган чорына Алексеевск муниципаль районы бюджеты турында”гы Совет карарының проекты буенча халык алдында тыңлаулар булачак. Карар проекты белән alekseevskiy.tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин.

4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Узган атнаның җомга көнендә район мәдәният йортында ноябрьнең соңгы якшәмбесендә ел саен үткәрелә торган Әниләр көненә багышланган концерт булды.
Хатын-кызларны сәламләгән әлеге чара беркемне дә битараф калдырмады. Бу көнне әниләргә карата эчкерсез, чын күңелдән җылы котлаулар әйтелде һәм яхшы теләкләр теләнде.
Татарстан башкаласының “Ривьера” күңел ачу комплексында булып узган хатын-кызның матурлыгына, аналарга, гаилә бәхетенә дан җырлаган “Нечкәбил” X республика ачык конкурсының ярым финалында Ромодан күп функцияле үзәге директоры Асия Сибгатуллина да катнашты.

3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Хәзер күп кенә Көнбатыш илләрендә гаилә институты, христиан һәм мөселман кыйммәтләре нигезләренә зыян китерүче табигый булмаган әйберләр законлаштырыла. Ә бездә исә ана булу мәсьәләсенә елдан-ел күбрәк игътибар бирелә бара. Менә шулай итеп, Әниләр көне алдыннан районда берничә чара булып узды.
Татарстанда “Хәбәр ит: үлем белән кайда сәүдә итәләр” исемле Бөтенроссия ведомствоара наркотикларга каршы акциянең икенче этабы үткәрелә.
Күптән түгел бистәнең 3нче мәктәбе укучылары  республика Фән фестивалендә катнашып, аның номинацияләренең берсендә җиңеп чыктылар. 

2
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт учреждениесе янгын күзәтчелеге идарәсенең Алексеевск районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге  Татарстан Республикасы территориясендә янгыннар белән килеп туган хәлгә һәм аларда кешеләр һәлак булуына борчылуын белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International