Билгесез солдат истәлегенә

2014 елның 5 декабре, җомга
Сыйныф сәгате кысаларында 6нчы сыйныф укучыларының барысы да, Мәңгелек ут янына килеп, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Аларның кайберләре сугыш турында шигырьләр укыды, икенчеләре әлеге истәлекле көннең тарихы турында сөйләде.

Владислав Осянин малайларга һәм кызларга “Йолдыз” хәрби-патриотик клубының яу кырында ятып калган солдатларны эзләү белән шөгыльләнүләре турында бәян итте. Ул аерым игътибарны бу көннең әһәмиятенә бирде:

      Бу көнне, 22 июньдәге кебек үк, һәлак булган сугышчыларны искә төшерергә кирәк, чөнки нәкъ менә без аларга рәхмәтле булырга тиешбез, хәзер илебез ирекле һәм бәйсез. Бу – безнең терәгебез, һәм киләсе буыннар ул кешеләрдән   үрнәк алырга тиешләр. Кайчак шушы изге урында теләсә нәрсә белән шөгыльләнүче яшьләр өчен оят булып китә һәм шуның өчен җан сыкрый. Мәңгелек утка шешәләр, агач ботаклары ыргытулары хурлык. Биредә сезнең белән безнең якташларыбыз мәңгеләштерелгән. Сезнең күпләрегезнең фамилияләре плитәләрдә язылган фамилияләр кебек, алар бәлки әле сезнең туганнарыгыздыр. Кеше хайваннан үлгән ата-аналарын, әби-бабайларын онытмавы белән аерыла да инде.Әйдәгез, әлеге кешеләрнең истәлегенә лаеклы булыйк әле. Үзегез дә алай эшләмәгез, дусларыгызга да әйтегез.

Мәктәп директоры Елена Белова болай диде:

 

      Без бәхетнең, без яши торган тыныч тормышның нәрсә бәрабәренә  яулап алынуын беләбез. Якын туганнарыбызның һәм тынычлыкны яулаган кешеләрнең истәлеген хөрмәтләргә тиешбез. Бу хакта онытырга ярамый.

Укытучы Лариса Толпегина, бүгенге көннән мин Мәңгелек ут янында аякларын җылытып утыручы бер генә укучыны да күрмәм, дип өметләнәм. Бу гади ут кына түгел – ул әлеге кешеләр истәлегенә кабызылган, ул беркайчан да сүнми. Биредән узганда үз туганнарыгызны искә алыгыз.

6нчы сыйныф укучысы Ольга Синякованың күңеленә бу истәлекле дата якын, чөнки ул үзенең туганнарының язмышы турында белми:

– Бу бәйрәмдә без һәлак булган һәм беркем дә эзләп тапмаган солдатларны искә алабыз. Сугышта минем дә туганнарымның гомере өзелгән. Бабамның әтисе Орел шәһәрендә хәбәрсез югалган. Мин аның җирләнгәнме-юкмы икәнен белмим. Әбием аны тапмауларын һәм аның һаман да кайда да  булса ятуын әйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International