Районның яңа волейбол чемпионнары

2014 елның 5 декабре, җомга
Редакциягә яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең инструктор-методисты Маргарита Шерстнёва сөйләгәнчә, быел волейбол ярышларында 15 команда катнашкан, бу – узган елдагыдан бергә кимрәк. Ярышлар бер үк вакытта Алексеевскиның өч залында: 1нче һәм 3нче урта мәктәпләр, 1нче Спорт комплексы базаларында узган. Уеннар ипле барган, туп осталарча бирелгән һәм кабул ителгән. 7-9нчы урыннар өчен 3нче Алексеевск урта мәктәбе,  “Алексеевск керамикасы” һәм Левашево мәктәбе командалары ярышкан. 4-6нчы урыннар өчен спорт бәйгеләре башкарма комитет, Урманасты Шунталысы мәктәбе коллективлары һәм яшь эшмәкәрләр арасында барган.      Призлы урыннарны Биләр, Ялкын мәктәпләре һәм “Алексеевскдорстрой” командалары бүлешкән.

 Көрәшне Спартакиаданың 8нче этабында иң көчле район командалары кабул итте. Быел 15 команда катнашты. 1-3нче урыннарны Биләр һәм Ялкын урта мәктәпләре, “Алексеевскдорстрой” командалары бүлеште. Нәтиҗәдә 3нче урын Ялкын авыл җирлеге командасына эләкте, икенче урынны "Алексеевскдорстрой" алды. Беренче урынны ышанычлы төстә районның иң көчле Биләр командасы яулады.

Нәтиҗәләр шундый: 9нчы урында – 3нче Алексеевск мәктәбе, 8нчедә – “Алексеевск керамикасы”, 7нчедә – Левашево мәктәбе, 6нчыда – башкарма комитет, 5нчедә – Урманасты Шунталысы мәктәбе, 4нчедә – бизнесменнар.  Ялкын авыл җирлеге командасы 3нче урынга чыкты, бултыр ул 4нче урында  иде. “Алексеевскдорстрой” көмеш медаль алды, әлегә ул үз позицияләрен саклап тора. Беренче урынны ышанычлы төстә районның иң көчле Биләр командасы яулады, алар былтыр бронза призерлар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International