Урамда кыш хакимлек итеп, аяк астында кар шыгырдаганда урманда чаңгы шуу күңелгә үзенә бертөрле рәхәтлек бирә. Әйбәт чаңгы юлы, аның яхшы шууы һәм матур көн кәефне күтәрә һәм бер атнага җитәрлек күңел күтәренкелеге бирә. Чаңгы – үзеңне күктә очып йөргәндәй хис итү һәм тизлек, үз көчеңне һәм җитезлегеңне аңлау, карда калган зәңгәрсу эзләр һәм ботакларда йоклаучы могҗизаи кар җәнлекләр ул. Шундый суык көннәрнең берсендә күп кеше катнашында “Россия чаңгы юлы-2015” XXXIII Бөтенроссия чаңгы ярышлары булды, аларда Алексеевск районы турыдан-туры катнашты.