Теннисчылар ярыша

2015 елның 6 феврале, җомга

Беренчелектә Биләр, Кр. Баран, Лебедино һәм район үзәгеннән 28 спортчы катнашты. Тренер Татьяна Буланова фикеренчә, очрашулар кызык һәм мавыктыргыч булды. Ул шулай ук Николай Игнатьев белән Тимур Ахуновның җиңүгә омтылышын да билгеләп үтте. Әлеге яшь спортчыларның тәҗрибәсе җитенкерәп бетми, ләкин, шуңа да карамастан, алар җиңү өчен бар тырышлыкларын куеп көрәштеләр.

Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: кызлар арасында беренче урынны – Лебединодан Яна Рамазанова, икенче урынны – Кр.Бараннан Валерия Зайцева, өченче урынны Анастасия Пашагина алды. Малайлар аарсында Алексеевскидан Вадим Мельников җиңде, ә икенче һәм өченче урыннарны Кр.Бараннан Владимир Станчас белән Артем Никитушкин яулады. Кызлар арасында парлы разрядта Лебедино теннисчылары Яна Рамазанова белән Анастасия Пашагинага тиңнәр булмады. Егетләр арасында Владимир Станчас  белән Вадим Мельников дуэты җиңүгә иреште. Парлап уйнаучы Яна Рамазанова белән Владимир Станчас  катнаш разрядта иң яхшылар булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International