Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы Россиянең ирекле икътисад җәмгыяте белән Халыкара менеджмент академиясенең “Дәүләт һәм муниципаль идарәдә ел менеджеры-2015” исемле тугызынчы Россия конкурсы үткәрәчәкләре турында хәбәр итә.
Җиңү паркында ветераннар советы вәкилләре, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары, инвалидлар һәм пенсионерлар җәмгыяте активистлары һәм битараф булмаган башка кешеләр җыелды.
2015 елның 9 декабрендә социаль яклау бүлеге начальнигы Е. Хәмзина, Алексеевск районы ветераннар советы рәисе Н. Глазунов, Бутлеровка авыл җирлеге башкарма комитеты вәкиле А. Калинина тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, Алексеевск муниципаль районының Юеш Көрнәле авылы кешесе Мирзаева Хәят Мотыйгулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар, Хәят Мотыйгулла кызына РФ Президенты В.В.Путинның котлау открыткасын, район башлыгының бәйрәм җыелмасын, азык-төлек пакеты һәм открыткасын тапшырдылар.
“Урал пилмәннәре” актрисасы, Свердловскиның Законнар чыгару җыенына кандидат Татарстан фермерларыннан өйрәнергә килде, ә үзе белән Миша кушаматлы бозау алып китте.
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәрү чорында янгыннарны һәм аларда кешеләрнең янып үлүен булдырмау максатында, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д.О. Рогозинның 22.09.2015 ел, РД-П4-6456 санлы йөкләмәсе нигезендә Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан “Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары һәм “Яңа ел” профилактик операциясен үткәрү турында”гы 20.11.2015 ел, 31/23 санлы күрсәтмәсе игълан ителде.
2015 елның 8 декабрендә социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хәмзина, Алексеевск районы ветераннар советы рәисе Николай Глазунов тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, күп балалы ана – Алексеевск бистәсендә яшәүче Гафиятуллина Галия Әхмәт кызын 90 яшьлеге белән котладылар, аңа РФ Президенты В.В.Путинның котлау открыткасын, район башлыгының бүләк җыелмасын, азык-төлек пакетын һәм котлау открыткасын тапшырдылар.
2015 елның 8 декабрендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында Алексеевск муниципаль районының 1 нче Спорт комплексында мөмкинлекләре чикләнгән 40 яшьлек гражданнар өчен “Күңелле стартлар” исемле спорт чарасы үткәрелде.
Инвалидлар ункөнлеген үткәрү кысаларында районның барлык мәктәпләрендә күп кенә чаралар: сыйныф сәгатьләре һәм “Без шундый ук кешеләр”, “Кешеләргә шәфкатьлерәк булыйк!”, “Без бергә”, “Кызгану. Аңлау. Яшәүгә хокук” темаларына әңгәмәләр үткәрелде. Шулай ук укучылар сәламәтлекләре аркасында мәктәпкә йөри алмаучы балаларның өйләренә бардылар.
7 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин Алексеевск муниципаль районында гражданнарны кабул итте.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Кыркүл төп мәктәбенең 6-7 нче сыйныф укучылары Кыркүл авыл китапханәсе китапханәчесе белән бергә йөри алмаучы өч инвалидның өйләренә бардылар. Балалар аларга мәктәптәге уңышлары турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар, шулай ук өйләре янындагы территорияне кардан чистарттылар.