Бәйгедә катнашучылар ике командага: “Зәңгәр кош” һәм “Яшьлегебез командасы” исемле командаларга бүленделәр. “Күңелле стартлар” ракетка белән теннис шарын сикертү, “Дартс”, боҗрага туп ыргыту кебек күп кенә бәйгеләрне үз эченә алды. Ярыш йомгаклары буенча дуслык җиңде. Әлеге чарада катнашучыларның һәммәсе дә район башлыгының кызыксындыргыч премияләре белән бүләкләнде, иң активлар грамоталар алды.