Мәңгелек ут янына чәчәкләр куяр алдыннан ветераннар советы рәисе Николай Глазунов җәмгыятебез өчен әлеге көннең әһәмияте турында сөйләде. Алексеевск мәхәлләсенең өлкән побы, протоиерей Павел Чурашов Геройлар көнендә Россиянең барлык чиркәүләрендә, шул исәптән бистәбез чиркәвендә дә һәлак булган сугышчыларыбыз рухына гыйбадәт кылдылар, дип билгеләп үтте. Геройлар көне турында сөйләп, Павел атакай, хәзер яшь буында гомерләрен дә кызганып тормыйча Ватаныбызны саклаучы кешеләргә ихтирам тәрбияләү бик мөһим, диде. Акциядә катнашучылар, чәчәкләр куеп, сугыштан әйләнеп кайтмаган солдатларны бер минут тын торып искә алдылар.