Бу көнне кабул итүгә унбер кеше язылган иде. Мөрәҗәгатьләр күп төрле иде – алексеевскилыларны тузган торактан кешеләрне күчерү, ветераннарга субсидия бирү проблемалары борчыды, сәламәтлек саклау өлкәсеннән һәм күп кенә башка сораулар да булды.
Әфганстан һәм Чечня ветераннарының район җәмәгать оешмасы рәисе Николай Гордеев 2015 елның 1 гыйнварына кадәр субсидияләр алуга чиратка басарга өлгермәгән ветераннар күңеленә якын проблема белән килгән иде. Районның 215 сугыш хәрәкәтләре ветераны шундый хәлдә булып чыкты. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Дәүләт Думасында әлеге тема тикшерелә. Ләкин иң яхшы очракта мәсьәләнең нинди дә булса чишелешенә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылган ветераннар гына исәп тота алачак. Кабул итү вакытында Николай Гордеев шулай ук үзе җитәкли торган җирле сугышчан дан музееның республика Хөкүмәте грантына гариза бирүен: оешманың Алексеевск укучыларына хәрби-патриотик фильмнар һәм роликлар күрсәтү өчен видеопроекторга мохтаҗ булуын хәбәр итте. “Ветеран” җирле җәмәгать оешмасы рәисе Николай Глазунов тагын бер кискен проблеманы – Алексеевск районында морг булмау проблемасын күтәрде. Хәзерге вакытта алексеевскилылар патологоанатомия нәтиҗәсен алу өчен Чистай районына йөрергә мәҗбүрләр.
Фәрит Мөхәммәтшинның кабул итүенә район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Рифкат Сөләйманов та язылган иде. Ул муниципаль берәмлекнең спорт тормышы турында сөйләде, Алексеевск районының спорт казанышлары белән (бигрәк тә волейболда) дан тотуын ассызыклап әйтте. Җирле спорт мәктәбенә 1237 бала йөри. Район башкарма комитеты бүлеге җитәкчесе әйтеп үткән проблема төрле дәрәҗәдәге ярышларга барганда яшь спортчыларның туклануын һәм яшәвен тәэмин итүгә бирелә торган акчаның җитмәвеннән гыйбарәт. Фәрит Мөхәммәтшин Рифкат Сөләймановка әлеге проблеманы республика дәрәҗәсендә күтәрергә киңәш бирде. Ул аны 2016 елның февраль уртасына билгеләнгән һәм гадәттәгечә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы базасында үткәрелеп килә торган Татарстан Волейбол федерациясенең хисап конференциясендә чыгыш ясарга чакырды.
Бу көнне кабул итүгә иң соңгы кеше булып ветеран Георгий Шеланов килде, аны шәхси түгел, ә гомумрайон мәсьәләләре кызыксындыра булып чыкты. Мәсәлән, ул кайчандыр чәчәк аткан сөт-консерв комбинаты белән килеп туган хәлгә кагылып үтте. Предприятие бу елның 1 декабреннән үз эшчәнлеген туктатты һәм банкротлык хәлендә. Район өчен – бу икътисадый файданы югалту гына түгел, ә бәлки эш урыннарын киметү дә. Ветеран тагын бер үтенеч белән мөрәҗәгать итте – Татарстанда Парклар һәм скверлар елы тәмамланып килгәндә, шулай ук су объектларын саклау темасына туры китереләчәк киләсе ел алдыннан ул елгабызның яр буйларын авыл кешеләренә ял итү һәм балык тоту өчен яхшыртуны сорады.
Кабул итү ахырында журналистларга биргән интервьюда Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасында гражданнарны Бердәм кабул итү көненә йомгак ясады. 1 декабрьдә – “Бердәм Россия” партиясе төзелгән көндә кабул итүләр бөтен ил буенча барды. Республикада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика җитәкчелеге, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, партиянең җирле бүлекчәләре сәркатипләре кабул итте. Барлыгы 925 мәйданчыкта 5,5 меңнән артык кеше кабул ителде. “Кешеләрне тыңлау – эшнең беренче өлеше генә әле ул. Иң катлаулысын соңрак эшләргә кирәк булачак – мөрәҗәгатьләрне ай дәвамында эшкәртергә, карарлар кабул итәргә тырышырга һәм кешеләргә җаваплар җибәрергә кирәк булачак, – дип ассызыклады парламент башлыгы.