Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары һәм “Яңа ел” профилактик операциясен үткәрү турында

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

 Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен үткәрү чорында янгыннарны һәм аларда кешеләрнең янып үлүен булдырмау максатында, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д.О. Рогозинның  22.09.2015 ел, РД-П4-6456 санлы йөкләмәсе нигезендә Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан “Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары һәм “Яңа ел” профилактик операциясен үткәрү турында”гы 20.11.2015 ел, 31/23 санлы күрсәтмәсе игълан ителде.  Әлеге профилактик операцияне үткәрү кысаларында ТР буенча Россия Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча МОНД  Яңа ел бәйрәм чараларын үткәргәндә балалар күп җыелган урыннарда эшләүче объектларның, шулай ук Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы территориясендә  пиротехник әйберләр саклана һәм сатыла торган урыннарның янгынга каршы торышын тикшерәчәк. Пиротехник әйберләрне саклау һәм сату кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланса, гаеплеләр административ җаваплылыкка  тартылачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International