Юля Михалкова: “Сыер савучы булу – бик мактаулы һөнәр” дип уйлыйм мин

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Моннан берничә көн элек Татарстанга “Урал пилмәннәре” актрисасы Юля Михалкова килде, ул, мәгълүм булганча,  “Бердәм Россия”дән Свердловскиның Законнар чыгару җыены депутаты Виктор Шептийның ярдәмчесе дә. Моннан тыш, кыз үзе дә сайлауга Свердловск өлкәсенең Законнар чыгару җыенына кандидат булып барырга планлаштыра. Безнең республикага килүенең төп максаты бөтенләй дә Татарстанның яңа “Дүрт татар” тамашасында катнашу түгел (ул анда хәтта сыер саварга да өлгергән иде), “Пилмән” актрисасы Татарстан фермерлары чакыруы буенча килде – ул авыл хуҗалыгын актив төстә өйрәнә һәм безнең төбәктән аны алып бару тәҗрибәсен үзләштерергә җыена. Нәкъ менә шуның өчен шимбә көнне иртә белән биек үкчәле шпилька итекләр һәм җылы  тун киеп, Юля Алексеевск районына, Зур Тигәнәле авылына сөт продукциясе җитештерүне өйрәнергә китте. Зур Тигәнәлегә бару юлында актриса өчен район үзәгендә  – Алексееевск бистәсендә, Воскресение чиркәвен күрсәтү өчен, зур булмаган тукталыш ясап алдылар. Биредә Юля тәрене үпте һәм иконалардагы изгеләргә пышылдап нидер әйтте. Шуннан соң кызга чиркәү манарасына менәргә булыштылар. Ярдәм, чыннан да, бик кирәк иде, чөнки текә баскычлардан шпилька үкчәләр белән кыш көне югарыга күтәрелү яки аста бозланып каткан юлда егылу ихтималы бик зур иде. Кунакны сөендереп, аңа чаң кагарга рөхсәт иттеләр. Сүз уңаеннан әйткәндә, ул чаңнар Екатеринбургта коелганнар икән. Юлия Михалкованы “Экокорпорация”нең генераль директоры Илнар Сөниев каршылады. Ул кызга сөтне кайда бүлүләрен күрсәтте һәм аңа хәтта ике шешә сөт алырга да тәкъдим итте. Бу кунакны бик сөендерде. Урамда Урал кунагын тагын бер сюрприз – Юлиягә бүләк итеп әзерләнгән Миша кушаматлы үгез дә көтеп тора иде.  Миша хуҗасын көтә-көтә туңып беткән иде, ул суыктан калтыр-калтыр килде, зур колакларын селкеткәләде һәм шәфкатьле күзләре белән бөтен кешегә гаҗәпләнеп карап торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International