Бүген көндезге 2 дән кичке 4 кә кадәр Роспотребнадзор идарәсендә эшмәкәрләр өчен Бердәм “ачык ишекләр” көне булачак. “Ачык ишекләр”нең максаты – Татарстан Республикасы буенча Идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә, кече һәм урта бизнес вәкилләренә бушлай консультация ярдәме күрсәтү. Роспотребнадзор эшмәкәрләрне түбәндәге адрес буенча көтә: Алексеевск ш.т.б., Ленин урамы, 63. Алдан язылырга кирәкми
2016-17 уку елыннан төп гомуми белем турында аттестат алу өчен дүрт мәҗбүри фән буенча тапшырылган имтиханнарның уңай нәтиҗәләре нигез булып торачак.
Алексеевск районында 1 нче Алексеевск урта мәктәбенең спорт мәйданчыгы территориясендә муниципалитет, әлеге мәктәп һәм аграр колледж җитәкчелеге ярдәмендә 28 июньнән 3 июльгә кадәр балалар мәйданчыгы оештырыла.
“Бердәм Россия” партиясе әгъзалары Россия көнен бәйрәм итү кысаларында футбол матчы үткәрделәр. Партиялеләр Татарстанның “Яшь гвардия” бүлекчәсе һәм “Татарстан Республикасы иҗат яшьләре җәмәгать оешмасы” тарафыннан оештырылган “Патриотик марафон” республика программасына кушылдылар.
Балалар учреждениесендә тәрбияләнүчеләр Татарстан башкаласында узган “Без Кремльне яратабыз!” фестиваленә бардылар.
Бөгелмәдә “Иделкәем” фестивале тәмамланды. Анда Алексеевскиның «Радужная фантазия» халык театры лауреат булды.
2016 елның 13 июнендә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.Чурин, социаль яклау бүлеге начальнигы Е. Хәмзина, Алексеевск районы ветераннар советы рәисе Н. Глазунов, Юеш Көрнәле авыл җирлеге башлыгы Ф.Хәйретдинова тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, күп балалы ана – Алексеевск муниципаль районының Юеш Көрнәле авылы кешесе Закирова Зәйнәп Шакир кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В. Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
14 һәм 15 июньдә көндезге 2 дән кичке 4 кә кадәр җиһазлары радиотелеүзәктә урнаштырылган барлык телерадиокомпанияләрнең программаларын тапшыру өзеләчәк.
Менә ундүрт ел инде Алексеевск бистәсе ике көнгә православ дөньясында кыңгырау чыңы башкаласына әйләнә. 50 дән артык иң яхшы чаң кагучы һәм Россиянең 20 төбәгеннән килгән 200 дән артык башкаручы, шулай ук Белоруссия һәм Украина кунаклары алексеевскилыларны һәм фестиваль кунакларын үз иҗатлары белән сөендерергә дип килделәр. “Алексеевск чаң тавышлары” өстендә йөзеп йөрүче бердәмлек рухы елдан-ел көчәя бара.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин алексеевскилыларны Россия көне белән котлады.