ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

15 апрельдә Татарстанда традициягә кергән«Язгы игелек атнасы» старт алачак. 25 апрельгә кадәр сузылачак күләмле иреклеләр акциясе мөмкин кадәр күбрәк кешене волонтерлар хәрәкәтенә тартуга чакырылган.

 


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Ял көннәрендә  предприятиеләр һәм оешмалар арасында IX Спартакиада кысаларында  бадминтон буенча ярышлар булып узды.

31 мартта  Казанның Су спорты төрләре сараенда Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты,  хезмәт, социаль сәясәт һәм ветеран эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова “Чикләрсез спорт” республика социаль-белем бирү проектына старт бирде.

Ә сез Юморның ничек тууын беләсезме? Шулай бервакыт Шатлык белән Кайгы очраша икән. Аларның мәхәббәтеннән Юмор туа, ди.


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Районда 9 Май – Җиңү көне алдыннан Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан Җиңү Фондына акча җыю игълан ителде.

«Әтәчкәй» балалар бакчасына бөтен районнан иң эрудицияле балалар җыелды. Иртәнге 9 да матур итеп язгы чәчәкләр, кош оялары һәм күбәләкләр белән бизәлгән актлар залы бала-чага тавышына һәм яңгыравыклы көлү авазларына күмелде.


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Район кешеләре хезмәт хакы түләүне тоткарлаучы яки аны конвертларда түләүче эш бирүчеләр турында хәбәр итә алалар.

Алексеевск муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Валентина Геннадьевна Москвичева бүләкләнде.


31
март, 2017 ел
җомга

30 мартта  төбәк атналыгы кысаларында Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павловагражданнарны шәхсән кабул итте һәм күп балалы Морюховлар гаиләсенә барды.

2017 елның 14 апреленнән 16 сына кадәр Казанда  яшь эшмәкәр (яшь фермер) мәктәбе узачак. Чараны “2014-2020 елларга Татарстан Республикасының авыл яшьләре” ярдәмчел программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Яшьләр эшләре  һәм спорт министрлыклары белән берлектә Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе үткәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International