«Әтәчкәй» балалар бакчасына бөтен районнан иң эрудицияле балалар җыелды. Иртәнге 9 да матур итеп язгы чәчәкләр, кош оялары һәм күбәләкләр белән бизәлгән актлар залы бала-чага тавышына һәм яңгыравыклы көлү авазларына күмелде.
Конкурска бөтен районның балалар бакчаларыннан тугыз команда килде. Фестивальнең мәктәпкәчә этабы 27 яшь катнашучыны берләштерә. Нәниләр дә, өлкәннәр дә язгы бәйрәмгә алдан ук сөенделәр. Ләкин эрудитларга җырларга да, биергә дә түгел, ә Экология фәнендә белемнәрен күрсәтергә кирәк иде. “Әтәчкәй” балалар бакчасы мөдире Любовь Матвеева кунакларны каршылап, аларны залга озатты.
“Әтәчкәй”дә тәрбияләнүчеләр җылы һәм күңелле итеп каршылаганнан һәм өлкән тәрбияче Наталья Шалкинскаяның кереш сүзеннән соң сынаулар башланды. Конкурс төрле биремнәр белән тугыз секцияне үз эченә алган иде.