Безгә язалар Көлке бәйрәме

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Көлү ул тормышыбызның аерып алгысыз өлеше. Без көлгәндә чын мәгънәсендә яшибез. Көлке гомерне озайта, дип тә әйтәләр. Ничек кенә булмасын, бу сүзләрдә хаклык бар. Мәдәният хезмәткәрләре Любовь һәм Валерий  Илюшиннар  ялкынлыларның Көлке көнен ничек билгеләп үтүләре  турында сөйләделәр.
– Ялкын авыл мәдәният йортында “Смехотушка” дип аталучы сатира һәм юмор бәйрәме тынып калды. Бу көнне ике сәгатьлек программа буена тамашачыларга бер дә күңелсезләнергә туры килмәде. Зал көлү авазларына күмелде, алар өчен бит үзешчән сәнгатьтә катнашучылар юмористик монологлар, шаян биюләр, пародияләр, такмаклар, мәзәкләр, сәхнәләштерелгән шаян җырлар әзерләгән иделәр. Ә бәйрәмне авыл “әби”ләре алып барды. Бәйрәм тәмамланганнан соң һәр тамашачы өенә кайтып киткәндә үзешчән сәнгать коллективында катнашучыларга рәхмәт әйтте. Ә без рәхмәтебезне  булганнары, активлыклары, авыл мәдәният йортыбызда үткәрелә торган  һәр чарабызга йөрүләре өчен тамашачыларыбызга әйтәбез. Иҗат уңышлары өчен артистларыбызга да рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International