2017 елның 14 апреленнән 16 сына кадәр Казанда яшь эшмәкәр (яшь фермер) мәктәбе узачак. Чараны “2014-2020 елларга Татарстан Республикасының авыл яшьләре” ярдәмчел программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары белән берлектә Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе үткәрәчәк.
Быел оештыручылар программага яңалык һәм күп санда практик дәресләр керткәннәр. Мәктәп интерактив һәм уникаль форматка ия. Мәктәп кысаларында узган еллар грантлар конкурсында җиңеп чыккан һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә субсидияләр алган, бүген дә агробизнесларын уңышлы алып баручы фермерларның эшли торган территорияләренә бару планлаштырыла.
Анда катнашуга авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз бизнесларын булдырырга теләүче 18-35 яшьлек яшьләр, шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары чакырыла.
Мәктәптә катнашу өчен 2017 елның 10 апреленә кадәр https://ais.fadm.gov.ruсайтында электрон гариза тутырырга кирәк.
Мәктәп азагында һәр катнашучыга дәүләт үрнәгендәге сертификатлар тапшырылачак.
Оештыру комитетының телефоны: 221-75-97.