ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Җиңү паркындагы митингта ветераннарга нык сәламәтлек һәм иминлек теләп, район җитәкчесе Сергей Демидов чыгыш ясады:
– Бу көнне без Мәскәүне, Сталинградны саклап калган, Курс янында сугышкан, 1945 елда Берлинны алган кешеләрне рәхмәт сүзләре белән искә алабыз.

200 һәм 2000 сумлык купюралар әйләнешкә чыкты. Үзәк банк яңа банконтларны әйләнешкә 2017 елның 12 октябрендә кертте. Шул көннән сатучылар (башкаручылар) аларны товарлар, эшләр һәм хезмәтләргә түләү өчен кабул итәргә тиешләр, бу хакта РФ Гражданнар кодексыннан һәм Россия Банкы турындагы законнан белергә була.

“Иң яхшы муниципаль практика” Бөтенроссия конкурсының республика этабын үткәрү старт ала. “Муниципаль икътисадый сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү” номинациясе буенча конкурс гаризалары 25 майга кадәр кабул ителә. Эшләрне Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгына тапшырырга кирәк.
 

17 майда Алексеевскида район җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы буенча федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе Александр Груничев белән эшлекле очрашуы булачак. Очрашу кысаларында район үзәге мәктәбендә ачык дәрес һәм кешеләр белән очрашу планлаштырыла.


9
май, 2018 ел
чәршәмбе

Биш меңнән артык алексеевскилы Үлемсез полк белән Алексеевск районы һәм район үзәкләре урамнарыннан узды. Григорий Галкин, Александра Малафеева, Ибраһим Мостафин, Иван Конов, Семён Королёв, Пётр Рубцов, Алексей Корчагин, Михаил һәм Александр Курсановлар, Михаил Казанцев, Әсрар Әхмәтшин, Мария Мартынова, Иван Лохин, Пётр Сальцинов, Василий Корнев – алар һәм күп кенә башкалар йөрәкләребездә бүген дә исән булып сакланалар.

«Кадерле татарстанлылар, сугышта катнашкан һәм тылда тырышып эшләгән фидакарьләр!
Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Җиңү көне алдыннан авылда Президент программасы буенча төзелгән кибет ачылды. Модульле яңа кибеттә ашамлыклар һәм беренче кирәк-ярак көндәлек товарлары сатылачак.

Конкурста җиңү яулаган балаларга партиянең Алексеевск җирле бүлекчәсе мәгариф һәм ЮХИДИ бүлеге белән бергәләп дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Мария Долганова хәбәр иткәнчә, конкурс комиссиясе каравына 40 ка якын эш килгән.


8
май, 2018 ел
сишәмбе

 14 майдан 18 майга кадәр иртәнге 8 дән кичке 6 га кадәр Алексеевск үзәк район хастаханәсендә барлык яшьтәге хатын-кызлар өчен маммография үткәреләчәк.

Район җитәкчесе Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән котлады, аңа бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.
  25 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветераны, Сахаровка авылы кешесе Гунина Анна Тимофеевнага 95 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International