Җиңү паркындагы митингта ветераннарга нык сәламәтлек һәм иминлек теләп, район җитәкчесе Сергей Демидов чыгыш ясады:
– Бу көнне без Мәскәүне, Сталинградны саклап калган, Курс янында сугышкан, 1945 елда Берлинны алган кешеләрне рәхмәт сүзләре белән искә алабыз. Без шулай ук тылда Җиңүне якынайткан, соңгы кисәк ипиен дә фронтка биргән кешеләргә дә рәхмәт сүзләре әйтмичә булдыра алмыйбыз. Бу дата барлык яшьтәге кешеләрне берләштерүчеләрнең берсе булып тора. Без бу хактагы истәлекне сакларга һәм һич кенә дә тарихны яңадан язуларга юл куймаска тиешбез. Кадерле ветераннар, безнең буын сезнең алда тыныч күк йөзе, иҗади эшләргә, балаларыбызны үстерергә мөмкинлек биргәнегез өчен түләп бетергесез бурычлы. Зур рәхмәт сезгә һәм алдыгызда баш иябез.
Шуннан соң ул Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча ветераннар Михаил Иванович Варламовка, Анатолий Александрович Власовка һәм Елизавета Петровна Баркевичка “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында батыр хезмәт өчен” медальләре тапшырды.