Редакциягә хат килде, анда Шәмә авылы мәдәният йорты режиссеры Любовь Парамузова җәйге каникуллар вакытында балаларның актив ялы турында сөйли.
Пенсионерларга торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләү буенча яңа льготалар бирелергә тиеш.
Росреестр идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан мәҗбүри нотариаль раслауны таләп итүче килешүләргә багышланган «кайнар линия» үткәрелде.
29 июньдә “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне булачак.
Юстиция кече советнигы Павел Валерьевич Абрамов Алексеевск районына прокурор итеп билгеләнде.
Алексеевск районында яңа прокурорны тәкъдим иттеләр. Тәкъдим итү район Советының утырышлар залында узды. Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Алексеевск районы прокуроры итеп юстиция кече советнигы Павел Валерьевич Абрамов билгеләнде. Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков Павел Абрамовка портфель тапшырды һәм яңа урында уңышлы эшләвен теләде. Район җитәкчесе Сергей Демидов та Павел Абрамовка нәтиҗәле эшләвен теләде. Павел Валерьевич район активына мөрәҗәгать итеп, республиканың алда баручы районнарының берсендә эшләү үзе өчен мактаулы икәнен әйтеп үтте.
Алексеевскилыларга моңа кадәр район прокуроры булып эшләгән Марс Ибәтов рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул хезмәттәшләренә бердәм эшләүләре өчен рәхмәт әйтте һәм Павел Абрамовка яңа эшендә уңышлар теләде.
Бүген Алексеевск районына Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина килде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.06.2017 ел, 405 санлы карары нигезендә “Газ бүлгечне кабызу” (технологик тоташтыру) максатлы моделен кертү буенча чаралар планы (“Юл картасы”) расланды. Электрон рәвештә газ бүлү челтәрләренә технологик тоташу буенча процедуралар үтү мөмкинлеген халыкка бирү әлеге максатлы модельне кертүнең төп пункты булып тора.
2018 елның 25 июнендә SOFT SKILLS BILER FORUM тантаналы төстә ябылды. Биләрдә форумның палата лагере территориясендә узган ябылу тантанасында “Сәләт” яшьләр оешмасының башкарма директоры Тимур Сөләйманов һәм Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы директоры Әнәс Кутуев катнашты.
Кадерле мөштәриләр! Икенче яртыеллыкка язылу 28 июньгә хәтле озайтылды.
Казан Сабантуенда чит ил җанатарлары һәм журналистлары Алексеевск районы тәкъдим иткән “Рус ишегалды”нда булдылар.