Алексеевск экспозициясе республика Сабантуе кунакларын гаҗәпләндерде

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Казан Сабантуенда чит ил җанатарлары һәм журналистлары Алексеевск  районы тәкъдим иткән “Рус ишегалды”нда булдылар.

 "Татар-Информ" журналистлары әзерләгән видеороликта чит ил туристлары Алексеевск районы экспозициясенә килгәннәр. Кунаклар безнең гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбыз белән бик теләп танышалар: осталык дәресләрендә һәм сабан бәйрәменең традицион уеннарында катнашалар. Кунакларны каравай тотып түгел, ә футбол тубы тотып каршылаучы аю карачкысы аларның күңеленә аеруча хуш килде. Видеороликны https://www.youtube.com/watch?time_continue=2&v=ScSR5huc5RE сылтамасы буенча карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International