Алексеевск районына ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил килде

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Бүген  Алексеевск районына Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Гүзәл Удачина килде.

 Эш визиты кысаларында Гүзәл Любисовна  Биләрдәге “Фәнсар” фәнни-белем бирү үзәгенә барды,  район үзәгенең 2 нче мәктәбе мәктәп яны кишәрлеге эше белән танышты, “Кайгырту” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында булды.

 Гүзәл Удачина район җитәкчесе Сергей Демидов, ТР прокуроры урынбасары Олег Дәминов, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең  җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина белән берлектә балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте. Алексеевскилылар белән сөйләшү барышында  опекунлык, алиментлар түләү һәм балигъ булмаган бала өчен тьютер бирү  мәсьәләләре күтәрелде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да биргән сорауларына тулы җаваплар алдылар.

Очрашу  балигъ булмаганнар эшләре буенча муниципаль комиссиянең киңәйтелгән утырышы белән дәвам итте. Балаларның җәйге ялын оештыру турында мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Людмила Кирюхина сөйләде. Ул ук районда инклюзив белем бирүне үстерү турында доклад та ясады. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хәмзина социаль яктан куркыныч хәлдә яшәүче гаиләләр белән эшне оештыру турында әйтеп китте.

 Гүзәл Удачина  үзенең чыгышында  бюрократик таләпләр белән бала мәнфәгатьләре арасындагы балансның мөһимлеген билгеләп үтте.

- Опека  һәм попечительлек органнары беренче чиратта бала һәм гаилә мәнфәгатьләрендә эш итәргә, балалар иминлеге сагында торырга тиешләр, - дип билгеләп үтте Гүзәл Любисовна. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International