“Газ бүлгечне кабызу” (технологик тоташтыру) максатлы моделен кертү турында

2018 елның 26 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.06.2017 ел, 405 санлы карары нигезендә “Газ бүлгечне кабызу” (технологик тоташтыру)  максатлы моделен кертү буенча чаралар планы (“Юл картасы”) расланды.

Электрон рәвештә газ бүлү челтәрләренә технологик тоташу буенча  процедуралар үтү мөмкинлеген халыкка бирү әлеге максатлы модельне кертүнең төп пункты булып тора.

Әлеге максатлы модельне кертү буенча “юл картасы”н гамәлгә ашыру кысаларында 2018 елның гыйнварында газ бүлү челтәрләренә технологик тоташуга гаризаларны онлайн-режимда бирү өчен интернет-порталның  эшче версиясе файдалануга кертелде (ул https://gp.gismart.ru/ адресы буенча урнашкан).

Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы  09.01.2018  ел, 33-16/16 санлы хаты белән сезнең муниципаль берәмлегегез сайтына әлеге интернет-ресурска сылтама урнаштыру турында тәкъдим җибәрде. Хәзерге вакытка бу эш башкарылмаган яки тиешенчә башкарылмаган. “Газ бүлгечне кабызу” (технологик тоташтыру)  максатлы моделен кертү буенча “Юл картасы” чаралар планының әлеге күрсәткечен үтәмәү Татарстан Республикасы инвестиция климаты торышы милли рейтингын исәпкә алганда тискәре йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International