2018 елның 25 июнендә SOFT SKILLS BILER FORUM тантаналы төстә ябылды. Биләрдә форумның палата лагере территориясендә узган ябылу тантанасында “Сәләт” яшьләр оешмасының башкарма директоры Тимур Сөләйманов һәм Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгы директоры Әнәс Кутуев катнашты.
Ябылу тантанасын BILER FORUM җитәкчесе Тимур Җәүдәт улы башлады.
– Форум нибары дүрт көнгә генә сузылса да, без барыбыз да бер-беребезгә ияләшеп беттек. Сезгә бер нәрсә генә телисем килә: биредә алган энергиягезне дөрес юлга җибәрегез. Әйдәгез, Биләр җиренә бердәм рәвештә “Яңа очрашуларга кадәр!” – дип әйтик.
– Киләсе елда бергәлеккә 25 ел булачак. Мин шул еллар буенасезнең белән янәшәдә булуыма шатмын. Күп бала үсеп җитте, хәзер “Сәләт”нең төрле лагерьләренә үз балаларын алып киләләр, – дип уртаклашты Биләр музей-тыюлыгы директоры Әнәс Кутуев.
Ә шул арада форумнар марафоны дәвам итә. Ата-бабаларыбыз җирендә чираттагы кунагыбыз ARTS BILER FORUM булачак.