Алексеевск районында яңа прокурор билгеләнде

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Юстиция кече советнигы Павел Валерьевич Абрамов Алексеевск районына прокурор итеп билгеләнде.

   Алексеевск районында яңа прокурорны тәкъдим иттеләр. Тәкъдим итү район Советының утырышлар залында узды. Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Алексеевск районы прокуроры итеп юстиция кече советнигы Павел Валерьевич Абрамов билгеләнде. Татарстан Республикасы прокуроры  Илдус Нәфыйков Павел Абрамовка портфель тапшырды һәм яңа урында уңышлы эшләвен теләде. Район җитәкчесе Сергей Демидов та Павел Абрамовка нәтиҗәле  эшләвен теләде. Павел Валерьевич  район активына мөрәҗәгать  итеп,  республиканың алда баручы районнарының берсендә эшләү үзе өчен мактаулы икәнен  билгеләп үтте.
Алексеевскилыларга моңа кадәр район прокуроры булып эшләгән  Марс Ибәтов рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул хезмәттәшләренә бердәм эшләүләре өчен рәхмәт әйтте һәм Павел Абрамовка яңа эшендә уңышлар теләде.

Павел Абрамов 1983 елның 24 февралендә Казанда туа. 2006 елда А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының юридик факультетын тәмамлый. Прокуратура органнарында 2007 елда Татарстан табигатьне саклау районара прокуроры  ярдәмчесе булып эшли башлый. 2015-2016 елларда Казан шәһәренең Совет районы прокурорының өлкән ярдәмчесе. 2016 елда – Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы прокурорының өлкән ярдәмчесе. 2016 – 2017 елларда  – Казан шәһәренең Совет районы прокурорының өлкән ярдәмчесе. 2017 – 2018 елларда Казан шәһәренең Киров районы прокуроры урынбасары. Өйләнгән, ике баласы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International