ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

12 июльдә, пәнҗешәмбе көнне, Чуаш Майнасы авылында  “Уяв” милли бәйрәме булачак.

 10 июльгә 28 мең тоннадан артык сенаж һәм 6,5 тоннадан артык печән әзерләнде. Печән әзерләүдә «Родина» колхозы алда бара, биредә ул 1440 тонна хәстәрләнгән инде.

Ахтыр Мәрьям Ана иконасы бәйрәме Мәскәү шәһәреннән килгән җырчы Анна Сизова концерты белән тәмамлана. Традиция буенча Ахтыр Мәрьям Ана иконасын булдыруның 202 еллыгына багышланган чара ике этапта узачак.

Алексеевск ЗАГСында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында  күп балалы Чурашовлар, Морюховлар гаиләләрен хөрмәтләделәр һәм күптән түгел балалары туган гаиләләргә ана сертификатлары тапшырдылар.

6 июльдә “Алексеевск муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре кенәз Петр  белән кенәз хатыны Феврония  истәлегенә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган дәрес үткәрделәр. Дәрестә балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

 28 июньнән 5 июльгә кадәр Белгород шәһәрендә волейбол буенча Бөтенроссия универсиадасының  финал этабы булып узды.

Алексеевск спортчылары мактаулы өченче урынга лаек булдылар.

 Изгеләр Петр белән Февронияне искә алу көнендә Воскресение чиркәвендә бәйрәм гыйбадәте булды. 

Түбән Кама округыннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин АПК өлкәсендә шактый зур алга китеш көтеләчәге турында сөйләде.

2018 елның 8 июлендә төнлә һәм көндез  Татарстан Республикасы буенча  кыска вакытлы көчәйгәндә секундына 17-22 (Казанда 15- 20 м) метрга кадәр тизлектә җил (көндез урыны белән көчле яңгыр һәм боз явуы ихтимал).    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International