28 июньнән 5 июльгә кадәр Белгород шәһәрендә волейбол буенча Бөтенроссия универсиадасының финал этабы булып узды. Якташыбыз Белов Илья Владимирович Идел бу дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе командасы составында беренче урынны алды. Белов Илья әлеге ярышның өч тапкыр чемпионы булды. Ярыш нигезләмәсе буенча өч тапкыр беренче урынны алган катнашучыга спорт мастеры исеме бирелә.
Ильяны чын күңелдән шул казанышы белән котлыйбыз.
Белов Ильяның беренче тренеры – Вангаев Сергей Геннадьевич.