Алексеевск районында күпьеллык үләннәрне чабу бара

2018 елның 10 июле, сишәмбе

 10 июльгә 28 мең тоннадан артык сенаж һәм 6,5 тоннадан артык печән әзерләнде. Печән әзерләүдә «Родина» колхозы алда бара, биредә ул 1440 тонна хәстәрләнгән инде.

Район хуҗалыклары терлек азыгы белән беррәттән үсемлекләрне саклау чараларын да үткәрәләр. Мәсәлән, 50 мең гектарга якын җир – чүп үләннәрдән, 17320 гектар –корткычлардан һәм 12 мең гектарга якын җир авырулардан эшкәртелде. 48 һәм 20 мең гектардан артык мәйдан яфрактан һәм тамырдан тукландырылды.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы берләшмәләре чиста пар җирләрен эшкәртүне тулысынча төгәлләделәр.

Ә аграр колледж механизаторлары сидератлар (ак гәрчич) сибүгә керештеләр. Фотода авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Алексей Козин һәм аграр колледж механизаторы Александр Родионов сидераль пар җирләрен карыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International