Айрат Хәйруллин: “Ил авыл хуҗалыгын үстерүнең яңа этабында, беренче чиратта, аграрийларның керемен саклау системасы турында истә тотарга кирәк”

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

 

Түбән Кама округыннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин АПК өлкәсендә шактый зур алга китеш көтеләчәге турында сөйләде.  Ил авыл хуҗалыгын үстерүнең яңа стратегиясен Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча Комитеты депутатлары РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев һәм РФ авыл хуҗалыгының яңа министры Дмитрий Патрушев белән берлектә 4 июльдә киңәйтелгән утырышта тикшерделәр.

Ил авыл хуҗалыгы өчен яңа үсеш этабы башлана.

– Без азык-төлек куркынычсызлыгы  Программасының күпчелек күрсәткечләрен үтәдек диярлек. Хәзер сыйфатны күтәрү бурычларын хәл итәргә кирәк, – диде ул.

АПКга кураторлык итүче вице-премьер  авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын яңадан карау кирәклеген белдерде. “Ул 2020 елга кадәр исәпләнгән һәм хәзер актуаль түгел инде”, – дип саный Алексей Гордеев һәм аны бер елга иртәрәк үзгәртергә тырышып карарга тәкъдим итә.

Агробизнес авыл хуҗалыгы продукциясен тирәнтен эшкәртүне арттыру исәбенә яңа сыйфат дәрәҗәсенә чыгарга тиеш, дип билгеләп үтте РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев.

– 2024 елга кадәр экспортны ике тапкырдан күбрәккә – 20 млрд. доллардан 45 млрд. долларга кадәр арттыру эшебездә төп күрсәткечкә әйләнәчәк, бу безнең барыбыздан да системалы эшләүне һәм комплекслы карарлар кабул итүне таләп итә. Шул рәвешчә, импортны алмаштыру бурычы тышкы сәүдәне үстерүнең стратегик бурычына күчә, – диде Алексей Гордеев. Ул шулай ук азык-төлек сыйфатын яхшыртып, сатып алучылар алдында җитештерүченең җаваплылыгын билгеләү бурычын да куйды.

Аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин, беренче чиратта терлекчелекне үстерергә, күбрәк бөртекле ашлык кулланырга өйрәнергә, сатып алу бәяләренең бик нык кимүенә юл куймас өчен азык-төлек базарын җайга салырга кирәк, дип тә билгеләп үтте.

 – АПКга ярдәм итүгә күпме кирәк – шуның кадәр акча сарыф итәргә мөмкин. Ләкин аграрийларның керемен саклау системасы булмаса, боларның берсенең дә файдасы булмаячак. Тармакка субсидияләр салуга (болай иткәндә авыл товар җитештерүчеләре барыбер хәерчелектә яшәячәк) караганда гадел сатып алу бәяләре яхшырак, – ди ул.

 Чәчү эшләрен тәмамлау, урып-җыю кампаниясенең башлануы турында да сөйләделәр.
–Катлаулы һава шартларына да карамастан, без якынча 100 млн. тонна ашлык алырбыз, дип торабыз, ул безгә илне икмәк белән тәэмин итәргә генә түгел, ә бәлки аны, узган елгы 45 млн. тонналап ашлыкны да исәпкә алып, экспортка җибәрергә дә мөмкинлек бирәчәк, – диде Дмитрий

Патрушев. Шуның белән беррәттән, Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы  ягулык-майлау материалларына, бәяләргә контрольлек итүнең мөһимлеге турында да искә төшереп үтте, аларның үсүе аграрийларның финанс хәленә һәм ахыргы продукция бәяләренә дә йогынты ясый. Ул шулай ук авыл хуҗалыгы  җитештерүчеләренә ягулык-майлау материалларына сарыф иткән акчаларының бер өлешен кире кайтарырга, дигән  карар турында да хәбәр итте.

– Бу бик дөрес һәм вакытлы карар. Ниһаять,  аграрийларыбызга  дәүләттән сизелерлек ярдәм булачак. Әйтергә кирәк, тулаем алганда  утырыш бик нәтиҗәле узды, – дип сөйләде Айрат Хәйруллин. – Күптән өлгереп җиткән һәм аграр фәнне үстерү, кадрлар, авыл территорияләрен тотрыклы үстерү программасын әзерләү мәсьәләләренә ашыгыч төстә илтифат итүне таләп итүче мәсьәләләр, җир мәсьәләләре, авыл товар җитештерүчеләрен иминиятләштерү һәм күп кенә башка мәсьәләләр тикшерелде.

 Комитетның Дмитрий Патрушев җитәкчелегендәге тармак министрлыгы белән җитди һәм тыгыз үзара эшләве тармакны үстерүдә шактый алга китүгә китерәчәк, дип саный аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары.

 

– Дмитрий Николаевич тармакка әле Россия авыл хуҗалыгы банкында эшләгәндә үк баш-аягы белән чумды. Илнең барлык төбәкләрендә диярлек булды, кампанияләрдә һәм АПКның төрле секторларындагы эшләр турындагы мәгълүматка ия, бөтен проблемаларны эчтән белә, – дип уртаклашты Айрат Хәйруллин.

Александр Ткачевка алмашка килгән министр  Авыл хуҗалыгы министрлыгының депутатлар белән даими төстә үзара ярдәмләшеп эшләвенең аеруча мөһимлеген билгеләп үтте, алар авылның, чыннан да,  ничек сулавы һәм авыл хуҗалыгының дәүләттән нинди ярдәм көтүен яхшы белә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International