Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов күптән түгел махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар сәфәреннән кайтты.
Ул Алексеевск десант кардәшлеге активисты Дмитрий Тарасов белән бергә донецк юнәлешендә булды.
Визит барышында алар якташларыбыз белән очраштылар һәм аларга кирәкле әйберләр һәм җиһазлар тапшырдылар. Тапшырылган әйберләр арасында «Нива» автомобиле, прицеп, тепловизорлы квадрокоптер, рацияләр, аптечкалар, противогазлар, шулай ук азык-төлек товарлары бар иде. Моннан тыш, өйләреннән исемле посылкалар илтелгән.
Алексеевск сугышчылары очрашуга шатландылар һәм барлык якташларына зур сәлам тапшырдылар.
Сергей Демидов гуманитар конвойны оештыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде. Алар арасында: Рөстәм Фоат улы Вәлиев («Мостовик» ҖЧҖ), Гөлнур Таһир кызы Сафина («Эдем» ҖЧҖ), Рәмис Рәис улы Кәбиров («Алексеевск Керамикасы» ААҖ), Гадел Айрат улы Хәйруллин (Красный Восток), Илнур Мингаяз улы Хәйбуллин (Алексеевск РайКҖ) һәм Алексеевск районының барлык битараф булмаган кешеләре.