Алексеевск районында Ахтыр Мәрьям ана иконасы бәйрәме узачак

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Ахтыр иконасы бәйрәме

 

 Традиция буенча Ахтыр Мәрьям Ана иконасын булдыруның 202 еллыгына  багышланган чара ике этапта узачак.

14 июльдә икона Воскресенск чиркәвеннән Анатыш авылына алып чыгылачак, ул Балык Бистәсеннән 4 чакрым ераклыкта. Анда төне буе гыйбадәт кылу, тәре йөреше һәм изге сулы гыйбадәт булачак. Ә якшәмбе көнне, 15 июльдә, икона су юлы белән кире Алексеевскига алып чыгыла.

Якшәмбе, 15 июльдә, булачак чараларның тәртибе:

8:00 – Чистай һәм Түбән Кама Пармены белән гыйбадәт.

10:00 – Воскресенск чиркәвеннән Ахтыр коесына тәре йөреше.

10:30 – иконаны халык һәм руханилар белән каршы алу.

11:00 - Ахтыр коесында изге су белән коенып гыйбадәт кылу.

12:00 - икона белән Воскресенск чиркәвенә тәре йөреше.

12:30 - ашау-эчү.

13:00 -15:00 - Чиркәү мәйданында Анна Сизова концерты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International