6 июльдә “Алексеевск муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре кенәз Петр белән кенәз хатыны Феврония истәлегенә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган дәрес үткәрделәр. Дәрестә балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Дәрес вакытында белгечләр балаларны борын заманнан гаилә һәм никахны яклаучы Изгеләр тарихы белән таныштырдылар. Балалар шулайук гаилә турында табышмакларга җаваплар таптылар, гаилә һәм гаилә кыйммәтләре турында мәкальләр һәм әйтемнәр әйттеләр. Аннары барлык катнашучылар белән танып белү-күңел ачу программасы үткәрелде, аның максаты уен аша балаларда гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү иде. Бөтен танып белү-күңел ачу программасы уеннар, конкурслар аша гаилә мөнәсәбәтләре кыйммәтләренең төшенчәләрен формалаштыруга нигезләнгән иде. Чара тәмамланганнан соң традиция буенча балалар гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән бергә бәйрәмнең төп символы – кәгазьдән ромашкалар ясадылар.