ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле алексеевскилылар! Татарстан Республикасы көне һәм бистәбезнең 310 еллыгы белән иң изге һәм иң ихлас котлауларны кабул итегез!


28
август, 2018 ел
сишәмбе

30 августта Алексеевск районында  Республика көнен һәм Алексеевск штб. ның 310 еллыгы бәйрәм ителәчәк.

 Бәйрәм чаралары “Юл төзүчеләр” паркында башланачак. Анда сәгать көндезге 11 дә волейбол, футбол һәм баскетбол турнирлары булачак. Туңдырма һәм  эчемлекләр сату оештырылачак.

Федераль салым хезмәте контроль-касса техникасын куллану кирәклеге турында килгән хатлар уңаеннан түбәндәгеләрне хәбәр итә:

 


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Алексеевск районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе   3 нче “Әтәчкәй” балалар бакчасы ачылудан башланды.  Йомгаклау педагогик конференциясе  кысаларында  районга  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов һәм ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова килде.

28 августта иртәнге  8 дән көндезге 12 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе җир төзелеше үткәрү нәтиҗәсендә  дәүләт мәгълүматлар фондыннан   мәгълүматлар алу мәсьәләләре буенча “Бердәм кайнар линия көне” үткәрәчәк.

Аучылар игътибарына! 28 августта, сишәмбе көнне,  кичке 5 тә 1 нче Спорт комплексында суда йөзүче, саз-болын һәм болын  җәнлекләрен  көзге-кышкы чорда аулау сезоны ачылу уңаеннан  җыелыш булачак.

“Яңа 2018-2019 нчы уку елына белем бирү оешмаларының әзерлеген кабул итү турында”гы 13 июль, 2018 ел, 185-р санлы башкарма комитет боерыгы нигезендә 2018 елның 30 июленнән 2018 елның 6 августына кадәрге чорда учреждениеләрне кабул итү эше дәвам итә.

2018   елның 31 августына Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчелеге белән берлектә гражданнарны кабул итү планлаштырылды.

Хокук ярдәме күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын үтәүне тәэмин итү максатында 2018 елның 27 августында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Респубикасында дәүләт хезмәт инспекциясе белән берлектә халык өчен хезмәт мәсьәләләре буенча телефон “кайнар линия”се үткәрәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International