Алексеевскилылар бәйрәмгә чакырыла!

2018 елның 28 августы, сишәмбе

30 августта Алексеевск районында  Республика көнен һәм Алексеевск штб. ның 310 еллыгы бәйрәм ителәчәк.

 Бәйрәм чаралары “Юл төзүчеләр” паркында башланачак. Анда сәгать көндезге 11 дә волейбол, футбол һәм баскетбол турнирлары булачак. Туңдырма һәм  эчемлекләр сату оештырылачак.

Кичке 4 тән  район үзәгенең Чиркәү мәйданында халык рәхәтләнеп  күңел ачачак. Бәйрәм кунаклары өчен балалар мәйданчыклары оештырылачак. Кичке 6 да бәйрәм концерты башланачак. Бәйрәм программасында:

утлы лазер тамашасы, “Попутный ветер”  вокаль-инструменталь ансамбле, “Болгар кызы” вокаль ансамбле һәм Action Man Grew бию коллективы чыгышлары. Куба егете, популяр җырлар  авторы  Роланд Моралес үз әсәрләрен башкарачак. Моннан тыш, тынлы оркестр һәм “Казаклар бистәсе” чыгышлары оештырылачак. Алып баручылар Максим Январев-Куралесов һәм Кирилл Ершов Бу кичне онытылмаслык итәчәк!

 Бәйрәм итү кысаларында төзекләндерү буенча конкурска йомгак ясалачак.

Фейерверклы тамаша  бәйрәм салюты белән тәмамланачак, Килегез, кызык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International