“Яңа 2018-2019 нчы уку елына белем бирү оешмаларының әзерлеген кабул итү турында”гы 13 июль, 2018 ел, 185-р санлы башкарма комитет боерыгы нигезендә 2018 елның 30 июленнән 2018 елның 6 августына кадәрге чорда учреждениеләрне кабул итү эше дәвам итә.
Бу эш барышында составына мәгариф бүлеге, янгын күзәтчелеге – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Роспотребнадзор белгечләре керә торган комиссия аерым игътибарны белем бирү учреждениеләренең гомуми торышына, Сан Пи, янгынга каршы, террорчылыкка каршы куркынычсызлык таләпләренә һәм укыту-тәҗрибә участокларына бирде.
Район мәкәпләрендә һәм балалар бакчаларында 48 млн. 770 мең 960 сумлык ремонт эшләре үткәрелде.
- Мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәр белән мәктәпләрдә – 17 млн. сумнан күбрәк;
- балалар бакчаларында - 3 млн. 365 мең 200 сумнан күбрәк;
- республика программасы буенча “Әтәчкәй” балалар бакчасын капиталь ремонтлауга - 27 млн. сум һәм җирле бюджеттан 1млн. 300 мең сум сарыф ителде. Ул бу елның 12 августында ачылачак.
Быел зур өлешне район бюджеты һәм хәйриячеләр ярдәме тәшкил итте.