Татарстан Росреестры шалтыратулар көтә

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

28 августта иртәнге  8 дән көндезге 12 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе җир төзелеше үткәрү нәтиҗәсендә  дәүләт мәгълүматлар фондыннан   мәгълүматлар алу мәсьәләләре буенча “Бердәм кайнар линия көне” үткәрәчәк.

Казан кешеләре сорауларына  Татарстан Республикасы буенча  Росреестрның җир төзелеше һәм җирләр мониторингы бүлеге начальнигы Алсу Абделманова 8(843)255-25-71 телефоны буенча җавап бирәчәк.

Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары кешеләре өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru)  “Гражданнарның мөрәҗәгатьләре – Кайнар   линияләр” бүлегендә урнашкан.

Игътибар:

Җир кишәрлекләрен  раслаучы документлар таләп ителгәндә хәлләр төрле булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, дәүләт мәгълүматлар фондыннан мәгълүматлар алуга җир кишәрлекләренә хокуклары булганнар һәм җир кишәрлекләрен межалаганда, шулай ук җир бәхәсләре килеп туганда кадастр инженерлары мөрәҗәгать итәләр. Кемгәдер 90 нчы елларда бирелгән җир кишәрлегенә хокукны раслаучы документ турында мәгълүмат алырга, икенче берәүләргә  үзләренең җир кишәрлекләре чикләрен билгеләү буенча җир төзелеше эшен табарга кирәк, чөнки  межалау җир кишәрлегенең моңа кадәрге хуҗасы гаризасы буенча үткәрелгән, ә документлары хәзерге вакытта югалган. Ә кемдер ике кишәрлек арасындагы чикнең беркайчан да үзгәртелмәве турында күршесенә  расларга булышачак  документны табарга тели.

ГФДЗ архивларында  дәүләт актларының икенче нөсхәләре бар.

Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International